2025 елга йомгак: Яшел Үзән социаль-икътисади үсештә
Зеленодольск муниципаль районы Советының бишенче чакырылыш VI сессиясе һәм Зеленодольск шәһәре Советының V сессиясе Яшел Үзәннең мәдәни үсеш үзәгендә узды.
Илсөя Садыйкова ФОТОРЕПОРТАЖы
Яшел Үзәндә узган хисап сессиясе эшендә Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирина Терентьева, Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, шәһәр һәм район депутатлары, предприятие җитәкчеләре һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Саннар сөендерә
Зеленодольск районы уңышлы нәтиҗәләр белән билгеләнде: социаль-икътисади үсеш буенча муниципалитетлар рейтингыда район 17нче урында, бу узган елга караганда 5 пунктка югарырак.
– Кайбер юнәлешләр буенча эшне көчәйтергә кирәк, иң беренче чиратта – хезмәт хакы дәрәҗәсе һәм хезмәт җитештерүчәнлеге буенча, – дип ассызыклады башлык Михаил Афанасьев үз чыгышында. – Зеленодольск муниципаль районында гомуми суммасы 72 млрд сум булган 41 инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Алга киткән үсеш территориясе (ТОСЭР) резидентлары зур өлеш кертә. Бүген анда 28 компания эшли. Инвестицияләр күләме 24 млрд сум, 12,4 мең эш урыны булдырылган. ТОСЭР җирле бюджет керемнәренең 24 процентын формалаштыра, ел нәтиҗәләре буенча бу якынча 1 млрд сум. Быел ТОСЭРның яңа резидентлары булып тагын 5 компания торачак.

Районда барлыгы 20 эшләп торучы һәм төзелеп килүче индустриаль парк исәпләнә. Анда 165 резидент-компания эшли, 30 меңнән артык эш урыны булдырылган.
Торак төзелеше һәм социаль ипотека
Зеленодольск районының социаль-икътисади үсешендә торак төзелеше мөһим роль уйный. 2025 елда районда 170 мең кв. метрдан артык яңа торак йорт тапшырылды. Сәнәгатьтә 3 мең кеше эшли, уртача хезмәт хакы 120 мең сум тәшкил итә.

Дәүләт торак фонды кысаларында 577 фатир хуҗаларына тапшырылды, алар арасында оборона предприятиеләре һәм медицина хезмәткәрләре дә бар. Әмма социаль ипотекалы торакка ихтыяҗ һаман да саклана, бигрәк тә Васильево, Осиново һәм Карамалы Тау җирлекләрендә. Җир мәйданнары сайланган, инженер челтәрләре җәелгән, хәзер төзелешкә рөхсәт көтәләр.
Юлларны яңарту һәм инфраструктура үсеше
Урам-юл челтәрен камилләштерү программасы да халык арасында зур резонанс тапты. 2025 елда районда 57 км автомобиль юлы ремонтланды, бу эшләргә 2,5 млрд сум тотылды. Быел юл хуҗалыгына инвестицияләр күләме 3 млрд сумнан артып, 35 км юл яңартылачак.

Милли проектлар һәм мәдәни объектлар
Узган ел Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеен зурлап билгеләп үттек. Галимнең туган авылы Кече Шырданда зур эшләр башкарылды: юл төзелде, клуб ачылды. Бу эшләрдә Марат Әхмәтов һәм Асия Гобәйдуллина зур ярдәм күрсәтте. Быел эш дәвам итә: планда — Олы Ачасырда Каюм Насыйри музеен ремонтлауны төгәлләү һәм туристик маршрут ачу.

Татар телендә белем алу мөмкинлекләре
Яшел Үзән районында соңгы өч елда төп дәүләт имтиханын тапшырганда туган телне мөстәкыйль сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны 13 тапкырга артты. 2025 елда татар теле буенча уртача балл 4,87 тәшкил итте (ТР буенча – 4,61), бу республика күрсәткеченнән югарырак.
(Кыскартып урнаштырылды)
Дәвамын газетабызның №8 (06.03.26) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев