***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бүген алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Татарстанның кайбер районнарында кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Җил төньяк-көнбатыштан 5-14 м/с тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +11..+16˚, көндез +17..+23˚ градусны тәшкил итәчәк.
Нет комментариев