17 октябрьдә Яшел Үзәндә җылылык бирү туктатылачак
Яшәеш

17 октябрьдә Яшел Үзәндә җылылык бирү туктатылачак

Шушы шимбә, 17 октябрьдә, Октябрьская урамындагы автомобиль юлының асфальт өслеген ремонтлау сәбәпле, җылылык бирү туктатылачак. Җылыту торбаларын алыштыру буенча авария ремонт эшләре башкарылачак.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Эшләр 17 октябрьдә 7:00дән 19:00гә кадәр барачак. Җылыту түбәндәге адреслар буенча сүндереләчәк:

  • Зайкин ур., 5нче, 10нчы, 14/1, 14/2 йортлар
  • К.Маркс ур., 62, 62А, 67нче йортлар
  • «ТР ЯМР 10нчы гимназия» МБГБУ
  • Заикин ур. буенча шәһәр мунчасы

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев