17, 18, 19 яшьлек яшел үзәнлеләрдә психотроп матдәләр табылган
5 – 11 августта эчке эшләр бүлегендә 28 җинаять очрагы теркәлгән.
Шуларның 26сы – шәһәрдә, 2се районда булган. 11 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 талау, 12 урлау, 10 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 очрак теркәлгән.
Ике хатын-кыз наркотиклар сатып алу өчен, янап, 20 яшьлек кызны кәрәзле телефонын ломбардка тапшырырга мәҗбүр иткән.
Комаров урамындагы кибеттән билгесез зат 4365 сумлык товар урлаган.
Билгесез затлар Комаров урамындагы сәүдә павильонына кереп, аннан 600 сум акча урлап чыккан. Соңыннан моны элек хөкемдә булган 40 яшьлек яшел үзәнле кылганлыгы ачыкланган.
Наркоконтроль хезмәткәрләре Яшел Үзәннең Вахитов урамында беркайда эшләмәүче 17, 18, 19 яшьлек яшел үзәнлеләрне, 17 яшьлек волжскилыны тоткарлаган. Алардан сату өчен әзерләнгән психотроп матдә табып алынган. Шулай ук, телефоннарында сату өчен географик координатлар билгеләнгән фотолар да булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев