16нчы мәктәптә укучылар игътибарына тарих белән әдәбиятны берләштергән үзенчәлекле сәхнә әсәре тәкъдим ителде. Биредә Р. Сәйфетдиновның «Габдулла Тукай – Мулла Илендә» исемле әсәре сәхнәләштерелде.
Тарихи вакыйгаларга нигезләнгән әлеге әсәр бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлын яңа яктан ачарга, аның шәхесенә тирәнрәк күз салырга мөмкинлек бирде. Сәхнә күренешләре аша тамашачылар шагыйрьнең һәркемгә таныш булмаган күңел дөньясына, уй-хисләренә һәм тормышындагы истәлекле мизгелләргә якынайды.
Мондый иҗади чаралар укучыларда туган як тарихына, татар әдәбиятына һәм милли мәдәниятебезгә кызыксыну уята. Әсәрне сәхнәләштерү аша яшь буын бөек шәхесләребезнең тормышы һәм иҗаты белән якыннанрак таныша, тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген аңлый.
Тукай мирасы — халкыбызның бәяләп бетергесез рухи хәзинәсе. Аны өйрәнү, кадерләп саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү — барыбызның да уртак бурычы.
Педагог-оештыручы Динә Садриева
Нет комментариев