Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

16-22 гыйнварда Яшел Үзән ашыгыч ярдәм станциясе 982 чакыруны үтәгән, шул исәптән балаларга 158 чакыруга барган

Юл-транспорт һәлакәтендә 1 ир-ат зыян күргән.

Инфаркт белән кабул итү бүлекләренә 2 кеше китерелгән, инсульт белән 22 Яшел Үзән кешесе хастаханәгә салынган.

Пешү белән ярдәм сорап табибларга 2 кеше мөрәҗәгать иткән.

58 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.

Сулыш юллары авырулары симптомнарына 116 кеше зарланган.
Янгыннарга ашыгыч ярдәм 5 тапкыр чакырылган, 1 кеше зыян күргән.

Өшү алган 2 кешегә ярдәм күрсәтелде.

Яшел Үзән РҮХ хастаханәләренә ашыгыч медицина ярдәме бригадалары тарафыннан барлыгы 381 пациент китерелгән, аларның 248е хастаханәгә салынган, калганнарына кабул итү бүлекләрендә ярдәм күрсәтелгән.

ССМП бригадалары 36 тапкыр нәтиҗәсез чыккан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев