14 сентябрьдә Татарстанда республика башлыгы сайлаулары узачак
Кандидатлар турында сөйлибез.
Бүген
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны кандидат сыйфатында Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына теркәде. Ул документларын 24нче июль көнне тапшырды. Аны "Бердәм Россия" сәяси партиясе тәкъдим итте.
Тагын
ТР Рәисе вазыйфасына кандидат итеп Виталий Смирнов ("Социаль гаделлек өчен пенсионерларның Россия партиясе") теркәлде.
Шулай ук
Теркәлү өчен документларны тагын ике кандидат – Хафиз Миргалимов (КПРФ) һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР) тапшырды.
Тәкъдим ителгән белешмәләрнең дөреслеге һәм аларның закон таләпләренә туры килүен ТР Үзәк сайлау комиссиясенең эшче төркеме тикшерә, шуннан соң тиешле карар кабул ителә.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, сайлаулар 14 сентябрьдә узачак. Республика территориясендә бу көнне 2752 сайлау участогы ачылачак.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев