Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

10 ел “Полукамушки”ларны торгызу: күмерле түбәләрдән туристлар җәлеп итү үзәгенә кадәр

ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев белән берлектә шәһәрнең тарихи кварталы биналары инвесторлары белән очрашты.

«Полукамушки» проектына быел 10 ел тула. Исегезгә төшерәбез, 2013 елда бу кварталны авария хәлендәге торак буларак күчерү программасы белән тарихи мирасны саклау кампаниясе башланды.

2016 елда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 26 йортның 18е инвесторларга аукционнан гамәлгә ашырылырга тиеш дигән концепцияне раслады.

2022 елның июнендә 16 йорт сату буенча ачык аукцион игълан ителде. Милекчеләргә аларны тарихи кыяфәттә генә түгел, ә бу истәлекле урынны ревитализацияләүнең расланган концепциясенә ярашлы рәвештә дә яңартырга туры килә.

Соңгы 5 йорт ноябрь аенда аукционнан уртача 1,5-3 млн.сумга кадәр сатылган. 3 йорт муниципалитетта кала, анда мәдәният идарәсе, сәнгать галереясе һәм китапханә урнашачак.

- Яшел Үзәндә туристлар сукмагына чүп үсмәячәк дип ышанам. Әгәр проект җиңсә, Татарстанда тагын бер көчле урын барлыкка киләчәк. “Полукамушки” минем йөрәгемә кадерле проект. Безнең алда аны төзекләндерү бурычы тора, күп эшләр башкарылган, әмма иң кызыклысы алда, - дип билгеләп үтте Балтусова.

Исегезгә төшерәбез, хәзер киләсе елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү бара. Объектларның берсе-“Полукамушки” кварталы, ул, белгечләр фикеренчә, туристларны җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк, шул исәптән Казаннан да.

- Һәр йорт концепция белән катгый килештерелергә тиеш. Торак ясау, сату, койма кую тыела. Зеленодольск кунаклары һәм халкы өчен иҗтимагый әһәмиятле урын булырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте инвесторларга Афанасьев.

Конкурста җиңгән очракта квартал 100 млн сум акча ала, ул төзекләндерү эшләрен башкаруга юнәлдереләчәк.

Монда җәяүлеләр юллары, фонтан, гаилә рестораны һәм башкалар барлыкка киләчәк.

- Безнең өчен яшел үзәнлеләрнең фикере аеруча мөһим. Әгәр инвесторларга йортларны реконструкцияләү буенча төгәл җайланмалар бирелсә, җәмәгать киңлеге шәһәр халкының теләкләрен исәпкә алып төзеләчәк, - дип сөйләде Яшел Үзәннең баш архитекторы Дамир Шакиров.

ЗМР матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев