03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1118 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 716сы - шәһәрдә, 402се районда булган.
392 кешене госпитализацияләгәннәр. 291е – шәһәрдән, 101е – районнан.
Королев урамында ызгыш чыгу нәтиҗәсендә кыйналган 36 яшьлек исерек ир-ат янына ашыгыч ярдәм чакыртылган. Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.
Ленин урамында билгесез сәбәпләр аркасында баш мие җәрәхәтләнгән, борын сөяге сынган 39 яшьлек исерек ир-атка ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев