Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Зенит-Казан» уенчысы Илья Фёдоров – Норлат балалар йортында

Россия җыелма командасы һәм «Зенит-Казан» клубы либеросы Илья Фёдоров «Игелекле йорт»та тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Ул балалар белән аралашты, остаханәдә мастер-класс үткәрде.

Очрашуның иң истәлекле мизгеле – балаларның «Зенит-Казан» матчына баруы булды. Зур спорт атмосферасын тою, яраткан команданы үз күзләрең белән күрү, алар өчен онытылмас вакыйгага әйләнде.

«Бер командада» проекты – гади генә хәйрия чарасы түгел, ә балаларга даими ярдәм итүче зур эш. Илья Фёдоров, «Зенит-Казан» клубы һәм «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» фонды ярдәмендә Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре үз көчләренә ышана башлады, яңа мөмкинлекләр ачты һәм үзләрен зур, дус команда әгъзасы итеп тойды, – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев