Зарарлы гадәтләргә каршы сәламәт яшәү рәвеше: Мулла Иле яшүсмерләре «Юк дип әйтә бел!» чарасында катнашты
Һәр кешенең диярлек зарарлы гадәтләргә һәвәслеге бар. Шуңа күрә балага нәрсә яхшы, ә нәрсә начар булуын вакытында аңлату бик мөһим.
Бу юнәлештә мәдәният йортларында профилактик эшләр даими оештырыла. Шулай ук яшь буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау актив алып барыла.
Мулла Иле авылы яшүсмерләре «Юк дип әйтә бел!» дигән информацион чарада катнаштылар. Чара барышында алар зарарлы гадәтләрнең куркынычлыгы турында мәгълүмат алды, алып баручы биргән сорауларга актив һәм кызыксынып җавап бирделәр.
Мондый чаралар яшь буында сәламәтлеккә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.
Чара ахырында балаларга шушы теләк яңгырады:
«Тормышыгызда бары тик уңай мавыгулар гына булсын: музыка, театр, спорт, туризм һәм күңелле аралашу! Дөрес сайлау ясагыз! Зарарлы гадәтләргә "ЮК!" дип вакытында әйтә белегез!» – Мулла Иле мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев