Кошлар арасында очрый торган авыруларга каршы өйрәнүләрне бу чарада Яшел Үзән һәм Казан ветеринарлары күрсәтте.
Чарада мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Линар Гарипов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
- Предприятиеләрдә катлаулы нәтиҗәләрне булдырмау өчен барлык гадәттән тыш хәлне алдан күрү мөһим. Бу чараны оештырган өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм, бүгенге өйрәнүләрнең нәтиҗәсе һәрберебезгә бик файдалы, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.
Тулырак язманы газетабызның җомга санында Әлфия Зыякаева язмасында укырсыз.
Нет комментариев