Түбән Урысбагадан килгән команда авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин белән бергә "Татарстан-Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең "Башваткыч" интеллектуаль викторинасында катнашты.
- Сораулар төрле иде, шул исәптән Яшел Үзән районы, аның күренекле шәхесләре турында. Яхшы чыгыш ясадылар, әлегә барлык серләрне дә ачмыйбыз, - дип билгеләде Хәйдәр Сибгатуллин.
Тапшыру эфирга декабрь аенда чыгачак.
Нет комментариев