Хисап сессиясе – авыл өчен киләчәккә юл: Олы Шырдан җирлегендә хисап сессиясе узды
Олы Шырдан җирлеге хисап сессиясе быел Кече Шырданда узды.
Илсөя Садыйкова фотолары, «ЯҮ»
Мондый җыеннарның, гомумән, бу авылда үткәрелгәнен хәтерләмим. Чара өчен бик күркәм урын сайланган – биредә күптән түгел 100 кешелек заманча мәдәният йорты төзелеп сафка басты. Ул нәкъ менә бөек мәгърифәтче якташыбыз Каюм Насыйриның туган көнендә тантаналы рәвештә ачылды.

Бина гына түгел, җирлек башлыгы да яңа. Ирада Камалова шырданлылар өчен ят кеше түгел – ул бу якларның тормышын, проблемаларын яхшы белә. Шулай да авылдашлары каршында беренче тапкыр хисап белән чыгыш ясаганда дулкынлануы сизелде. Бу аңлашыла да: җаваплылык зур, ә авыл халкының өметләре тагын да зуррак.

– Иң элек авылыбыз халкына ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Без авылны тәртипкә китерү буенча актив эш алып барабыз, бергәләп өмәгә чыгабыз. Туган җиребезне төзекләндерүдә актив катнашучы авылдашларыбыз да аз түгел. Аерым рәхмәт сүзләрен Тәлгать Вафин, Рәис Кәримов, Хәдис Сафиуллин, Марат һәм Азат Миңнуллиннарга җиткерәсем килә – алар бер генә өмәне дә калдырмыйча катнаша. Илдар Батталов белән Айзат Талипов исә, үз тракторлары белән һәр өмәгә чыгып, зур ярдәм күрсәтә. Мондый битараф булмаган, туган авылы өчен янып йөргән кешеләр булганда, уртак эшләр дә нәтиҗәле бара, – дип сүзен башлады Ирада Камалова.

– Шулай ук авылда изге урыннарны яңарту буенча бердәм һәм нәтиҗәле эш алып барыла. Авыл халкы һәм туган ягы өчен җан атучы якташларыбызның үз теләкләре белән җыелган 560 мең сумга Олы Шырдан авылындагы зиратка яңа капка куелды һәм койманың аскы өлеше алмаштырылды. Барлыгы 320 метр озынлыктагы койманы тәртипкә китерделәр, тагын 40 метр калды – бу эш дәвам итәчәк. Башлап йөрүче депутат Ризәлә Галиуллинага рәхмәт. Кече Шырданда шундый ук актив эшләрне Рәшит Мозаффаров башкара. Бик зур рәхмәт, шулай ук, Олы Шырдан патриоты Ислам Закировка – ул беркайчан да читтә калмый, һәрвакыт актив һәм материаль яктан булыша. Кече Шырданда Ренат Хуҗин зур чаралар үткәрүдә иганәчелек ярдәме күрсәтә.

Бу урында шуны да ассызыклап китү мөһим: Олы Шырдан үз салым акчасын 100 процент җыеп тапшырган җирлек – афәрин!
2026 елда үзара салым акчасына планлаштырылган эшләр:
- Олы Шырдан авылының Ленин урамында су торбаларын (300 метр) ремонтлау;
- Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри урамындагы Хәтер паркын төзекләндерү эшен дәвам итү;
- Авыл җирлеге территориясендәге юлларны ремонтлау һәм объектларның техник паспортизациясен үткәрү.

Махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга ярдәм итү авыл халкының уртак һәм изге эшенә әверелгән. Шырданлылар егетләр өчен ныклы тылның никадәр әһәмиятле икәнен аңлый. Бу эштә актив катнашучыларның берсе – Алсу Батталова. Шулай ук, фронтка даими гуманитар ярдәм җыела.
(Кыскартып урнаштырылды)
Язманың дәвамын газетабызның №10 (18.03.2026) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев