***
«Түш кесәгә салып йөртәсе бар,
Үзебезнең туган туфракны.
Тирләр тамып яргаланып кипкән,
Кайгылардан кара янып беткән
Туйдыручы туган туфракны.
Шул туфракта үскән балалар без,
Кендегебез шуңа бәйләнгән...»
(Әнгам Атнабаев)
Кендегебез туган авылыбызга, аның җиләкле тауларына, чишмә-елгаларына, яшел хәтфә чирәменә, ялан тәпи йөгереп йөргән урамнарына, урман-күлләренә бәйләнгән шул.
Җәй җитүгә, илебез буйлап таралып яшәүче авылдашлар, балачакларын, туганнарын, әти-әниләрен сагынып кайталар. Бигрәк тә Сабантуй вакытларында алар белән күрешеп сөйләшергә, аралашырга җай чыга.
Йошкар-Ола шәһәрендә яшәүче Асия апа Әхмәтҗанованың авылга кайтуы минем өчен дә аеруча кадерле. Аның әтисе Рәхимҗан абый белән әнисе Сәүдәҗиһан апа гаиләсе безнең гаилә туганнарча аралашып гомер итте. Асия апа үзе туып-үскән нигезгә кайткач, шул ук көнне минем белән Түбән инешне күрергә төшеп менә.
«Чишмәне күргәч, әти-әни янына кайткан кебек булам», – дип, яшьлеген искә төшерә. Әйе, Түбән инеш ул яшьләрнең танышу-кавышу урыны да, көянтә-чиләкләр белән су ташу, керләрне чайкау урыны да, үрдәк-каз бәбкәләренең елга буенда йөзеп йөрүләрен карап хозурланган табигать кочагы да иде. Асия апа үзе белән өч литрлы банка алып төшкән: «Мин моны Йошкар-Олага алып китәм, кашыклап кына дару урынына эчәрмен», – ди.
Чишмә янында гына Сабан туе үтә торган мәйдан бар. Ул тау кырыена урнашкан.
Халыкка бәйрәм барышын тау читенә утырып карарга бик уңайлы урын. Түбән инеш буендагы бу мәйданда гомер буе, ел саен Сабантуйлар узды. Бу урын авыл халкына ата-бабаларыбыздан калган мәңгелек бүләк ул. Түбән инеш – халыкның тарихы, ул хәтерне барлый, һәркемнең изге урыны. Хәзер авылыбызның балта осталары тау астыннан ургылып чыккан шушы чишмәгә агач бүрәнәләрдән өй салып, ай сурәте уеп, ясап куйды.
Элек авылда оста гармунчылар бар иде. Бу язмамны язганда Тәфкил Галләм улы Зыятдинов, Рөстәм Рыязетдин улы Минһаҗев, Шәйхулла Кәрим улы Кәримов исемнәре хәтердә яңарды. Алар юк инде – бакыйлыкка күчтеләр. Шәйхулла абый гармуны белән авылда зур вакыйга – Сабантуй буласын белдереп, уйный-уйный өч урамны да әйләнеп чыга иде. Без яшь чакта авыл клубында «вечер» ясап, яшьләрне биетүче дә, гармунчы Шәйхулла иде.
Моңлы гомерләр җитешми,
Моңсызлар күбрәк әле.
Моңсызларны уятырга
Гармуннар кирәк әле!
Гармуннар кирәк әле!
(Әнгам Атнабаев)
Бәчек авылында клубкүп тән юк инде. Аны утынга турап, урынына мәчет салып куйдылар.
Ә быел Яшел Үзән районы Бәчек авылы Сабан туен ата-бабалардан мирас итеп калдырылган урында, халык өчен җайлы, хәтерне яңартучы Түбән инеш мәйданында түгел, шушы мәчет кырыенда үткәрделәр. Аның янында балык тотарга елга да, июнь челләсендә эчәрлек чишмә дә, төрле көрәшләрдә катнашып тирләгән битләрен юарга су да, урман да юк. Ә сәдака салырга тартма бар. Мәчет янында тигезлек.
Алдыңда кеше басып торса, аның җилкәсе аша сузылып Сабантуйны күзәтерә була. Мәчеттән 500 метр ераклыкта Югары инеш бар. Колонкалар булмаганда, өйләргә сулар кермәгән чакларда халык суны шушы Югары инештән ташыды, кер юды. Бүген инеш ташландык хәлдә. Аның янына бару мөмкин түгел, кеше буе үскән чүп үләннәре, урманы юлны каплаган.
Мин быел, хөрмәт итеп чакырылгач, Түбән Урысбага, Олы Ачасыр, Кармыш авылларында булдым. Аларда Сабантуйлары безгә яхшы таныш, тарихи, тау-елгалары булган элеккечә үз урыннарындагы мәйданнарда узды, яшьлек еллары хәтердә яңарды.
Кармыш авылындагы Сабантуй мәйданына, елга буена, тимер баскычлар буйлап төшәргә кирәк. Илледән артык баскыч бардыр. Әби-апалар да бер дә зарланмый, акрын гына баскычлар буйлап, яшьлек елларын хәтерләп төштеләр. Әле мин шаяртып, баскычларны: «Сират күпере шушымы әллә?» – дигәч, апалар тыйнак кына көлеште. Кармышта да мәчет янында, тигезлектә генә үткәрергә була, югыйсә. Юк, ата-бабалардан калган тарихи урынны алыштырмый алар. Мәчет – Сабан туе үткәрә торган җир түгел ул.
Менә тагын алтын көз килде. Тагын кошларыбыз җылы якларга очып китте. Алар язын туган якларына әйләнеп кайтканда, бәндәләрне дә туган туфрак тартып кайтарыр. Үзем Сабан туе турында мәкалә язып утырам, ә «Тәртип» радиосыннан җыр яңгырый:
Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм,
Чишмәләрдә иренем чылатам...»
Рәшит Сабиров. Татарстанның халык артисты
Нет комментариев