Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Халык фронты»ның Норлат штабына гуманитар йөк китерелде

«Халык фронты»ның Норлат штабына Олы Ачасыр авылыннан (төп гомуми белем бирү мәктәбе, мәдәният йорты коллективларыннан, халыктан), Мулла Иле авылыннан (төп гомуми белем бирү мәктәбе, халыктан), Норлат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе коллективыннан җыелган гуманитар йөк китерелде.

Шулай ук, Кама Тамагы районының Тенеш бистәсендә яшәүчеләрдән сугышчылар өчен посылка алдык.


 

- Активист, Норлат җирлеге депутаты маскировка челтәрләре өчен 10 челтәр китерде. Норлат авылы ветераннар Советы иң актив волонтер-оештыручылар-Зыятдинов Фәрит Ярхам улына, Мулла Иле мәктәбе укытучысы Садыйков Рамил Гадил улына, Олы Ачасыр мәдәният йорты хезмәткәре Гөлнур Әхәт кызы Абзалинага, Норлат мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гайнуллина Хөршидә Рәшит кызына, Норлат китапханәсе мөдире Садыйкова Алсу Рәшит кызына, Тенеш бистәсе почта бүлекчәсе җитәкчесе Әсхәдуллина Резеда Илдус кызына нәтиҗәле волонтерлык эшчәнлеге, җаваплылык һәм күңел юмартлыгы өчен рәхмәт белдерә, - дип белдерде Роза Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев