Васильеволылар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тегә, бәйли, гуманитар ярдәм җыя
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильеволылар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тегә, бәйли, гуманитар ярдәм җыя

Васильево тегү цехы хезмәткәрләре, гуманитар йөкне Белгородтагы госпитальгә озату турында белгәч, аны формалаштыру өчен бер эш сменасын багышларга була. 96 мендәр, яралылар өчен махсус киемнәр, урын-җир комплекты, камуфляж чалбар һәм җылы курткалар тектеләр.

📌- Без гадәттә алай эшләмибез, ләкин бу юлы бер бригада булып тектек. Рекордлы ике сәгать эчендә мендәрләр әзер иде, минемчә, беркайчан да болай тиз эшләгәнебез юк иде, - дип сөйли цехның тегүчесе Эльвира Фәйзуллина.

Бу хакта “Народная газета Васильево” хәбәр итә.


Нет комментариев