Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильево көннән-көн яңара

Васильевода «Леском» паркын үстерү концепциясе турында фикер алыштылар.

Туган бистәләренең язмышына битараф булмаган халык, шул исәптән мәктәп укучылары һәм педагоглар, җирле хакимият вәкилләре Карасиха күле буендагы җәмәгать киңлегенең алга таба ничек үсеш алачагы турында фикер алышты. Төрле тәкъдимнәр яңгырады, алар арасында сулык аша җәяүлеләр күперләре, күргәзмә павильоны, прокат пунктлары, кафе һәм фотозоналар булдыру кебекләр дә бар иде.

Безнең өчен сезнең фикерегез бик мөһим. «Лес­ком» паркының беренче өч чираты чыннан да бистәнең бизәге булып тора һәм бүген бу Васильево кунакларының, биредә яшәүчеләрнең яраткан ял итү зоналарының берсе. Без хезмәттәшләребез, муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев белән берлектә, барлык искәрмәләрне һәм теләкләрне исәпкә алып, дүртенче чиратны төзүне планлаштырабыз, – дип билгеләп үтте Яшел Үзәннең баш архитекторы Дамир Шакиров.

Барлык тәкъдимнәр архитекторларга тапшырылды. Аларны өйрәнгәннән соң, белгечләр төзекләндерүнең соңгы проектын тәкъдим итәчәк, киләсе елда ук аны гамәлгә ашыруга керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев