Васильево гимнастлары район беренчелегендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильево гимнастлары район беренчелегендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

Ярышларда 9 яшь спортчы катнашты.

Өлкәннәр арасында 2нче разряд программасы буенча беренче урынны Трофим Цыпленков алды, 3 нче яшүсмерләр программасы буенча “алтын” Кирилл Дурандинда. Икенче урынны Глеб Ярондаев алды.

Кәрим Шәрхимуллин 3нче өлкәннәр разряды программасын, ә Марсель Хәлитов белән Камил Арстангалиев - 1 нче яшүсмерләр разряды программасын үтәде.

Ярышларда, шулай ук, тренер Гөлшат Сәгыйтовна Дубининаның яшь гимнасткалары да катнашты. Кызлар тәҗрибә җыя һәм үз спорт юлларында беренче адымнарын ясарга өйрәнәләр.

Уңышлар!


Нет комментариев