Васильево бистәсендә киң колачлы яңарту эшләре: 11 чакрым озынлыктагы канализация челтәре яңартыла
Эшләр Татарстан Республикасының коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы кысаларында алып барыла.
Искергән канализация челтәрләре Ленин, Кояшлы, Стаханов һәм Лагерь урамнарында алыштырыла. Шул ук вакытта Мостопоездан алып ЗВКСка кадәрге участокта басымлы канализация коллекторын яңарту эшләре дә бара.
Проект кысаларында дүрт канализация насос станциясе дә модернизацияләнә. Алар: «Центральный», «Солнечный», «Лагерь» һәм «Сосновый бор» станцияләре. Моннан тыш, «Сосновый бор» канализация насос станциясе шифаханә территориясеннән читкә күчереләчәк.
Шулай ук якынча 200 яңа канализация коесы урнаштыру, күпфатирлы йортларны һәм социаль объектларны яңартылган челтәргә тоташтыру да каралган. Лагерь урамында бу эшләр инде 90 процентка үтәлгән.
Барлык эшләрне дә агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
ЗВКС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев