«Nonamerz MC Kazan», «Zelenodolsk Riders» һәм «Вольные мотоциклисты Васильево» мотоҗәмгыятьләре балаларга онытылмаслык көн бүләк итте.
Мотоцикллар белән танышу, өчпочмак пешерү буенча мастер-класс, күңелле аниматорлар һәм иң мөһиме – мотоциклда йөрү балалар күңелендә якты хатирәләр калдырды.
Ихлас аралашу, күңел җылысы һәм игелек белән тулы бу очрашу һәркемнең йөрәгенә үтеп керде.
Барлык кунакларыбызга чын күңелдән рәхмәт! Сез бүләк иткән шатлык һәм бәхетле елмаюлар – балалар өчен иң кадерле истәлек.
Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина
Нет комментариев