«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз»: Мулла Илендә асфальтта рәсем ясау конкурсы узды
Балачак — ул төсле хыяллар иле. Бала күңеле кебек үк саф, якты һәм чиксез. Ә менә асфальтта рәсем ясау — бу мавыктыргыч шөгыль генә түгел, ә чын мәгънәсендә дөньяны танып белү юлы, иҗат итү, фантазияләү, матурлык бүләк итү ысулы.
Нәкъ менә шундый иҗади дәрт, шатлыклы рух, әлбәттә инде, Мулла Иле мәдәният йортында узган чарада да чагылыш тапты.
Конкурсның максаты — яхшылыкка өндәү
Безнең олыларның һәм балаларның уртак эше — «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау конкурсы. Бу көнне урамнар чын мәгънәсендә «җанланып» китте. Кечкенә сурәтчеләр, үзләренә кирәкле төсле акбурлар алып, заманча вакыйгаларга карата үз карашларын рәсемдә чагылдырдылар. Чара бәйрәм кебек үтте — көлке тавышлары, куанып эшләү энтузиазмы, бер-берсенә ярдәмләшү күзәтелде.
Әйтергә кирәк, асфальтта рәсем ясау бары тик мавыгу гына түгел, ул үзе бер үсеш алымы да:
- Вак моториканы үстерә (куллар остара);
- Фантазия һәм иҗади фикерләүне активлаштыра;
- Игътибарны һәм тырышлыкны арттыра;
- Ә иң мөһиме — искиткеч яхшы кәеф алып килә.
Ә бу конкурста, шуңа өстәп, балалар үзләренең рәсемнәре аша бөтен кешелеккә тынычлыкка, изгелеккә, бердәмлеккә, үзара хөрмәткә өндәүче изге теләкләрен дә җиткерделәр.
Әлеге конкурс балаларның гына түгел, ә ата-аналарның, тәрбиячеләрнең, авыл халкының да күңелендә матур эз калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев