Урысбагада өлкәннәрне хөрмәтләделәр
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Урысбагада өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Урысбага мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан җылы һәм күңелле бәйрәм чарасы узды. Аны мәдәният йорты һәм мәктәп хезмәткәрләре, җирле үзидарә коллективы, китапханә хезмәткәрләре бергәләп оештырды. Бәйрәм авылның өлкән буын вәкилләренә ихтирам һәм рәхмәт белдерү, аларның күңелләренә җылылык өләшү максатында үткәрелде.

Бәйрәмгә җыелган өлкәннәрне мәктәп укучылары матур чыгышлары белән сөендерде. Җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләнде, җылы сүзләр әйтелде. Балаларның чыгышлары өлкәннәрнең күңеленә аеруча якын булды, чөнки һәр җырда һәм шигырьдә яшь буынның хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре чагылды. Ә табын артындагы ихлас аралашу бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Кичәдә матур җырлары белән 87 яшьлек Гөлсинә апа да чыгыш ясады. Ул гомере буе колхозда бозаулар карап, тырыш хезмәт белән яшәгән. Аның моңлы җыры күңелләргә май булып ятты. Гөлсинә апаның чыгышы бәйрәмнең иң тәэсирле мизгелләреннән берсе булды — ул үзенең җыры белән барлык килүчеләргә шатлык һәм рухи көч бүләк итте.

Фото: редакция архивыннан

Бәйрәм барышында өлкәннәр истәлекләре белән уртаклаштылар, яшь буынга акыллы киңәшләрен бирделәр. Аларның тормыш тәҗрибәсе, сабырлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге яшьләр өчен чын үрнәк булып тора. Мондый очрашулар буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта, милли традицияләрне сакларга ярдәм итә.

– Өлкәннәр көне — ул хөрмәт, рәхмәт һәм күңел җылысын бүлешү көне. Урысбагада бу бәйрәм дә нәкъ менә шундый җылы мохиттә узды, – дип сөйли Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

Бәйрәм чарасы өлкән буын вәкилләренең күңелендә якты хатирәләр калдырды. Алар мәдәният йортыннан рухи азык, яшь буынның игътибары һәм мәхәббәтен тоеп таралды. Мондый чаралар авылдашларны берләштерә, өлкәннәргә карата хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен ныгыта.

Урысбага мәдәният йорты коллективы киләчәктә дә мондый җылы һәм мәгънәле чараларны оештырырга планлаштыра. Авыл халкы исә мәдәният йорты эшчәнлегенә зур бәя биреп, киләсе бәйрәмнәрне түземсезлек белән көтеп кала.


Нет комментариев