Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Уразлы яңа ФАПлы булачак

Олы Яке җирлегенең Уразлы авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды.

Эш нәтиҗәләре белән бу атнада район башлыгы Михаил Афанасьев танышты һәм җирле халык белән аралашты.


– Халык яңа ФАПтан бик канәгать, биредә эшне тизрәк башларга, юл үткәрергә, бинага керү урынын тәмамларга һәм бина тирәсендәге территорияне төзекләндерергә кирәк.


Исегезгә төшерәбез, Уразлы авылында ФАП «Сәламәтлек саклау» беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелде, объектның гомуми бәясе – 6,92 млн. сум.


Шулай ук, Михаил Афанасьев Олы Ходяш авылында төзелгән ФАП бинасы белән танышты. Биредә дә объект тулысынча файдалануга әзер – барлык коммуникацияләр тоташтырылган һәм медицина җиһазлары урнаштырылган.


Әлеге фельдшер-акушерлык пункты Олы Ходяш, Кече Ходяш, Ходяш тимер юл разъезды, Луговой һәм Бритвино авылларына хезмәт күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев