Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ул укучыларының күңел җылысын тоеп яши

38 ел укытучы булган Рема апаның күпме укучыны хәреф танырга, ручка тотып язарга өйрәтүен күз алдына китерүе дә авыр. Алар бихисап... Әнисе, апасы да укытучылар. Шуңа да балачакта, кем булырга, дигән сорау, гомумән, аңарда тумый. Әлбәттә, укытучы!

Авыл мөгаллимәсе – кешелекнең иң күркәм сыйфатларын үзендә туплап, белемен армый-талмый укучыларына тапшыручы, иҗтимагый, күмәк эшләрдән читтә калмаучы, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы, гаделлек яклы кеше ул. Алар күпме баланың эч-серләрен үзендә саклый, хәленнән килгәнчә ярдәм итә, төпле киңәшләрен биреп, кайгыртучанлык күрсәтә. Бер җылы сүзе, ягымлы карашы белән дә укучыга канат куярга сәләтлеләр генә бу һөнәрне сайлый ала торгандыр. Гәрчә миңа белем биргән укытучылар нәкъ шундый иде.

Гомере буе игелекле һөнәр иясенә тугры булган Рема апа Гыйбадуллина бүгенге язмам герое. Табигатьнең иң матур фасылында, агачларның алтын төскә кергән көзге көндә очраштык без аның белән. Ишегалдындагы соңгы чәчәкләр дә тирә-юньгә ямь биреп утыра иде.

38 ел укытучы булган Рема апаның күпме укучыны хәреф танырга, ручка тотып язарга өйрәтүен күз алдына китерүе дә авыр. Алар бихисап... Әнисе, апасы да укытучылар. Шуңа да балачакта, кем булырга, дигән сорау, гомумән, аңарда тумый. Әлбәттә, укытучы!

– Әнием дә башлангыч сыйныфларны укытты. Ул үз классын миңа тапшырып, лаеклы ялга китте. Апа математика укытучысы булып Дөбъяз авылында эшләде, соңрак Бакырчыга кайтты. Бүген инде мәрхүмә. Ике энем исән-сау, Марат – Самарада, Марсель Мәскәүдә яши. Минем читкә китәсем килмәде. Бакырчыма гомерем буе тугрымын. Әтием исә, сугышта үлгән, хәбәрсез югалган, – дип, әңгәмәдәшем тормыш юлын акрын гына сүтә башлады. – Элек мәктәптә укучылар саны күп иде. Берьюлы икешәр класска белем биргән чаклар шактый булды. Урын җитмәгәч, бер партага 3әр бала утыртырга туры килде. Күземә генә карап торалар, тыңлыйлар иде. Яратып, «үскәнем» дип кенә дәшә идем. Үземне усал укытучы дия алмыйм, күбрәк таләпчән булганмындыр. Балаларны яраттым, хөрмәтләрен бүген дә тоеп яшим. Бәйрәмнәргә чакыралар, онытмыйлар, рәхмәт яусын.

Кирәк бит, Рема апаның туган көне дә 1 сентябрьдә. Бер көндә Белем көне белән генә түгел, гомер бәйрәме уңаеннан да котлаулар кабул итә. Быел 88 яшен тутырган. Төп йортта берүзе генә яши, тормышка чыкмаган. Әмма ялгыз түгел. Туганнары, укучылары гел хәл белешеп, ярдәм итеп тора.

– Мин Рема апаның өченче буын киленнәре булам. Бакырчыда 1991 елны мәктәп ачылды. Ирем төпчек бала булгач, әнине карарга дип, без Казаннан авылга кайттык. Мәктәптә эшли башладым. Рема, Роза, Фәүзия, Рәйхана апалар, Хәмзә абый һәм башка өлкән буын укытучылар тәрбиясендә эшләргә өйрәндек. Һәммәсенә дә чиксез рәхмәтлемен. Рема апа белән туган булгач та гел бергә, холыкларыбыз да туры килә. Ул безнең нәселне җыеп торучы. Аны «аяклы тарих» дисәк тә, арттыру булмас. Һәр җомга өеннән кеше өзелми, сәдака бирергә киләләр. Белгән догаларын укып, хәер-фатихасын юллап, гел изге теләктә ул безнең акъәбиебез. Беребезнең дә туган көннәрен онытмый, һәрчак шалтыратып котлый. Хәтере сөбеһанАллаһ, яшьләр көнләшерлек. Китапханәбезнең иң актив укучысы да бит әле ул, – ди Гөлнур Бакаева.

(Кыскартып бирелде)

Язманы тулаем газетабызның 39нчы санында (2025 ел) укырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев