Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Укытучылар – безнең көн геройлары!»

2023 ел Россиядә «Педагог һәм остаз елы» дип игълан ителде.

Шул уңайдан, без, Норлат авылында яшәүче Миңнуллина-Латыйповлар гаиләсе лаеклы ялда булган педагог-хезмәт ветераннары, укытучылар династия­сенә нигез салучы ике бертуган Гөлсинә һәм Гүзәлия Гыйззәтуллиналар белән җылы очрашу оештырдык.
Алар гомерләренең 40ар елын туган авыллары мәк­тә­бендә балаларны тәр­бияләүгә һәм укытуга багышлаган. Бу – укытучының игелекле эшенә җаны-тәне белән хезмәт итүенең ачык мисалы, ке­шенең гомере буе үзен үстерү һәм хезмәттәшләре, укучыларын фән һәм иҗат биеклекләренә күтәрү үрнәге. Күпме балага тормышка юллама биргәннәрен санап бетерерлек түгел!


Гөлсинә белән Гүзәлия Гыйззәтуллиналар күп тапкырлар Мактау грамоталары һәм дәрәҗәле исемнәр белән бүләкләнгән.
Остазларның балалар белән күңелле очрашуы эмоцияләргә һәм тормыш хикәятләренә бай булды. Укучылар совет чоры укучылары һәм укытучылары тормышы, совет балаларының хезмәт сөючәнлеге турында бик күп кызыклы нәрсәләр белде. Гөлсинә һәм Гүзәлия апалары янына инде 40-50 яшьлек элеккеге укучыларының әле дә кунакка килүләре, шалтыратулары һәм бәйрәмнәр белән котлаулары балаларны гаҗәп­ләндерде.


Һәркемнең күңелендә якты хатирәләр калдырган очрашу түгәрәк өстәл артында дустанә аралашып, чәй эчү белән тәмамланды.
Укытучыларга авыр хез­мәтләре өчен изге те­ләкләр һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде. Бик күп җы­лы һәм ихлас сүзләр әйтелде.
Балалар билгеләп үткәнчә, педагоглар – без гомеребез буе күңелләрдә сакларга тиешле хөрмәт өлгесе.
Балалар белән очрашуга остазлар бик шатланды һәм игътибарлары өчен рәхмәтле калды. Алар балаларга сәламәтлек, тырышлык, яхшы билгеләр һәм игелек теләде.


Кырда иген иксәм дә,
Галим булып китсәм дә,
Ул булыр гел уемда,
Маяк булыр юлымда
Сөекле укытучым,
Аңарга мин гомергә
Бурычлы шуның өчен.
Ул — минем укытучым!
(Хәкимҗан Халиков)


Рәисә Миңнуллина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X