Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тылда да эш туктамый

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм җыю бер минутка да туктамый. Тылда яшәүчеләр дә кулларыннан килгәнчә үз өлешләрен кертергә тырыша.

Мулла Иле авылында да бу эш оешкан төстә алып барыла. Биредәге волонтерлар берничә урында – мәктәптә, мәдәният йортында, китапханәдә – маскировка челтәрләре үрә. Бу эштә бигрәк тә авыл апалары актив катнаша.

Алар бу хакта күп сөйләп йөрергә яратмый, мактануны да кирәк тапмый. «Егетләргә ярдәм булсын» дигән теләк белән, вакытларын кызганмыйча, челтәрләр үрүне дәвам итә.

Мулла Иле волонтерларының бу эшчәнлеге башкалар өчен дә матур үрнәк булып тора. Бердәмлек һәм ярдәмләшү – авыр вакытта аеруча кирәкле сыйфатлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев