***
- Бүген,бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Тукай безнең йөрәкләрдә" диеп исемләнгән әдәби музыкаль кичә булып узды. Китапханә, укытучылар белән бергә оештырган чарада балалар үз ролләрен оста итеп башкардылар. Күргәзмәгә куелган китаплардан, өлкән буын апалар Габдулла Тукайның шигыръләрен укып, җырларын җырладылар. Көне дә, Тукайның шигырендәгечә бик матур булды, -дип яза Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе, Миләүшә Сәлахиева.
Нет комментариев