Түбән Урысбагада балачак бәйрәме үткәрделәр
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Түбән Урысбагада балачак бәйрәме үткәрделәр

1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Түбән Урысбага мәдәният йорты ишегалдында бик матур һәм күңелле чара узды.

Нәни дусларыбыз төрле кызыклы уеннар уйнады, рәхәтләнеп күңел ачты.

«Балалар — безнең киләчәгебез. Биредә катнашкан барлык балаларга, аларның әти-әниләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Нәниләребез бәхетле, тәүфиклы, шәфкатьле һәм сау-сәламәт булып үссеннәр, әти-әниләренең горурлыгы булсыннар! Бәйрәм белән!» — дип яза Түбән Урысбага мәдәният йорты мөдире Люция Садриева.

Җәйге каникуллар котлы булсын, нәни дусларыбыз!


Нет комментариев