Түбән Урысбага авылында гомер итүче Хәйруллина Зәйтүнә апа бүген үзенен 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
***
- Юбилярыбыз дүрт кыз, бер ул үстереп, унике онык, тугыз оныкчык һәм барлык якыннарыны, якташларының хөрмәтендә көн күрә. Әле өлкән яшьтә булуына карамастан оста бакчачы да үзе. Ул безнен тере архив та, нәрсә сорасаң да, узган вакыйгаларны матур итеп сөйләп бирә, бер генә кешене дә начар итеп искә алмый. Сөбеханаллаһ, әле биш вакыт намазын да калдырмый, күз тимәсен безнең ак әбиебезгә. Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм шәхсән үз исемемнән юбилярны котлап, киләчәк тормышында исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер теләдем, - дип сөйли Бәчек имамы, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев