Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тау Иле мәдәният йортында балалар өчен «Чәчәкле мозаика» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде

Чара барышында балалар чәчәкләр турында сөйләште, рәсемнәрне һәм мәдәният йорты территориясендә үсүче чәчәкләрне күзәтте.

Алар төрле чәчәкләрнең исемнәре, хуш исләре, тышкы кыяфәте белән танышты, төзелешен өйрәнде, чәчәк атуын күзәтте. Иң күңелле өлешләрнең берсе – төсле акбурлар белән асфальтка матур чәчәк рәсемнәре ясау булды.

Мондый чаралар балаларда табигатькә карата кызыксыну уята, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Бу хакта Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев