Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тау Иле һәм Түбән Урысбага үзешчәннәре тарихи спектакльдә чын осталык күрсәтте

Түбән Урысбага мәдәният йортында үзешчән сәнгать смотры кысаларында әһәмиятле вакыйга булды. Зәки Зәйнуллинның «41 елның арбалы хатыннары» дип исемләнгән спектакле тамашачыларга сугыш елларының авыр, ләкин какшамас рухлы заманнарын чагылдырды.

Сәхнәдә күтәрелгән сугыш чоры һавасы, тарихи күренешләр, арбалы хатыннарның фаҗигале язмышлары — барысы да тамашачыларның күңеленә үтеп керде. Спектакльнең төп көче — аның тормышчанлыгында, һәр рольдәге ихласлыкта.

Тау Иле һәм Түбән Урысбага мәдәният йортларының театр түгәрәге үзешчәннәре чын осталык күрсәтте. Аларның тырышлыгы белән тарих сәхнәдә җанланды. Һәр герой образы — авыр елларның тере шаһиты кебек иде. Бу катлаулы рольләрне башкарган һәр артистка зур рәхмәт!

Мәдәният йорты мөдире Люция Садриева:

— Зал тутырып килгән тамашачыларга, авылдашларыма зур рәхмәт. Безне хөрмәтләп әйткән җылы сүзләрегез өчен чиксез рәхмәтлемен. Бердәм булыйк! Бергә булыйк! — дип үзенең изге теләкләрен юллый.

Бу спектакль тагын бер тапкыр күрсәтте: сәнгать — безне берләштерүче, рухландыручы зур көч. Үзешчән коллективларның энтузиазмы, режиссерның фикерләп эшләнгән куелышы, тамашачының җылы кабул итүе — чын мәдәни бәйрәм тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев