Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

❗Татарстанда эшче бер тонналы капчык астында калып үлгән

Татарстанда эшче бер тонналы капчык астында калып үлгәннән соң тикшерү башланды

Татарстанның Буа районында 60 яшьлек механизатор һәлак булган. Тикшерүчеләр хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозган өчен җинаять эше кузгатты. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәче җитәкчесенең ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат өстенә минераль ашлама тутырлган 900 килограммлы капчык ауган. Ул тән җәрәхәтләреннән урында ук үлгән.

Хәзер тикшерүчеләр фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

 

Чыганак:Татар-информ - Татарстан һәм татарлар
Фото:Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X