Татар халкының борыңгы заманнардан бирле килә торган үзенә хас гореф-гадәтләре бар
Шуларның берсе май канаты ясау йоласы.
Олы Яке мәдәният йортына килгән балалар шушы борыңгы йола белән танышып, олы апаларыннан карап үз куллары белән май канаты ясадылар.
-Мондый май канаты ясап караган юк иде, кызык булды, - дип балалар үзара сөйлэшеп, көлештеләр.
-Каз каурыеннан май канаты ясау куңелле чәй табыны артында тәмамланды. Безнең төп бурычыбыз балаларга элекеге гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны җиткерү, - дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев