Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танаенда су басулар соңгысы булсын

Көтеп алган ел фасылы язны шатланып та, шул ук вакытта борчылып та каршы алабыз.

Аеруча бу чорда су басу куркынычы янаган җирлекләрдә яшәүчеләрнең төн йокылары кача. Районыбызның Татар Танае авылы халкы да хафада.

Быел кар аз, бәлки су килеп җитмәс, дигән өметләр акланмады. Һәм көннәр дә иртәрәк җылытты. Татар Танаенда яшәүче Рәшит абый Габдерәхимов ишегалдына һәм бакчасына су узган атнаның шимбәсендә, ягъни 25 мартта ук керде.

- Әзерлек эшләрен алдан күрдек, күршеләр белән бергә умарталарны күтәреп куйдык. Су идән асларына да төште. Идәнгә җитәргә тагын 20 сантиметр калды әле, мунча ләүкәсенә дә менеп җитмәгән. Ишегалды тулы су. Артыр дип көткән идек инде, Аллаһ Тәгалә безгә Рамазан аенда жиңеллек булсын диеп әйткәндер, су кими башлады. Иң мөһиме өйләргә кермәде, – дип җиткерде Рәшит абый.
 

Һәм быелгы су басу Аллаһ кушып соңгысы булыр дип ышанабыз. Район башлыгы Михаил Афанась­ев ярты гасырлык су басу тарихын 2023 елда калдырыйк, дип җиткерде һәм су саклау дамбасын төзүгә кирәкле барлык әйберләрне әзерләргә кушты.

Ел саен яз җитү белән Гөбенә кар сулары белән тулып, ярларыннан чыга. Ел да Татар Танаенда берничә хуҗалыкның су астында калган бакчаларын, өйләрен күреп йөрәк әрни иде. Газетага язма әзерләргә килгәч көймәләрдә дә күп йөздек инде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фикеренчә, бүген Татар Танае авылында яшәүчеләргә бернинди дә куркыныч янамый.

Су басуны булдырмауның бердәнбер юлы – дамба төзелеше. Халык җыеннарында бу мәсьәлә ел да күтәрелә иде. Ниһаять, быел 90 млн. сумлык су саклау корылмасы төзелә башлаячак.

– Ярты гасырлык су басу тарихын 2023 елда калдырыйк. Эшләрне башлау өчен кирәкле бар нәрсәне әзерләргә кушам, контрольне шәхсән алып барачакмын, – диде муниципалитет башлыгы атналык киңәшмә барышында.

Дамбаның озынлыгы 3 км, киңлеге 12-14 метр тәшкил итәчәк, хәзерге вакытта заказчы белән подрядчы арасында эшләр башкаруга конт­ракт имзаланган, проект ТР табигатьне саклау чаралары кысаларында гамәлгә ашырылачак. Эшләрне 1 августка кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев