Татар Танаенда клуб эшләми дигән фикерне җиткерүчегә карата килгән җавапларны, сезгә дә тәкъдим итәбез
Татар Танаенда клуб эшләми дигән фикерне җиткерүчегә идем сүзем: ул кеше идән астында яшәми торгандыр бит.
Әле узган атнада гына өч дискотека – гаиләлеләр, яшьләр, студентлар өчен уздырылды. Ялган сөйләп, кешегә яла якканчы, мең кат уйлавыгыз хәерле.
Татар Танаенда мәдәният йорты буенча зарланып язганны укыдым да, күңелемә тиде әле. Кызларыбыз, булсын дип, янып-көеп эшли. Дөрес, җәен халыкны клубка җәлеп итүе авыррак. Шулай да сынатмыйлар. Киләчәктә дә, мәдәни-агарту эшендә уңышлар гына насыйп булсын. Бернинди ялган сүзләргә дә игътибар итмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев