Татар Танае авылында шоколад көнен билгеләп үттеләр
Татар Танае авылы мәдәният йортында Бөтендөнья шоколад көненә багышланган «Шоколадны һәркем ярата» дигән танып-белү сәяхәте узды.
Чарада катнашучылар шоколадның барлыкка килү тарихы, какао бөртекләренең Латин Америкасыннан Европага, аннан Россиягә кадәр үткән озын юлы белән таныштылар. Шулай ук шоколад турында кызыклы мәгълүматлар белеп, күңелле уеннарда катнаштылар.
- «3000 еллык тарихы булган шоколад бүген дә балаларны да, олыларны да сөендергән иң яраткан тәм-томнарның берсе булып кала», – дип яза мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев