Татар Танае авылында Пеппи белән татлы бәйрәм оештырдылар
1 июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә Татар Танае авылы мәдәният йортында нәниләр өчен онытылмаслык чара узды.
Традиция буенча оештырылган бу бәйрәм балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк итте.
Иртән-иртүк үк балаларны музыка каршы алды, ә төрле төсле шарлар белән бизәлгән мәйданчык чын могҗиза дөньясын хәтерләтте. Чарага шаян һәм мәрхәмәтле Пеппи килеп чыккач, нәниләрнең шатлыгы аеруча артты! Ул һәркемне җәйнең беренче көнен күңелле уеннар, конкурслар, биюләр һәм шаяртулар белән каршы алырга чакырды. Бәйрәм ахырында исә Пеппи һәр баланы иң тәмле күчтәнәч — суык туңдырма белән сыйлады!
«Бу бәйрәм балаларга бик күп шатлык алып килде!» — дип уртаклаша Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.
Барлык балаларга да бәхетле балачак һәм күңелле каникуллар телибез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев