Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае авылында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды

Бөек Ватан сугышының утлары тынганга 81 ел узса да, халык күңелендәге яралар әле дә төзәлми. Бөек Җиңүнең тантаналы көннәрендә без кабат-кабат шул авыр елларны, каһарман бабаларыбызны искә алабыз.

8 май көнне Татар Танае авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар һәйкәле янында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды.

Митинг барышында сугыш елларындагы вакыйгалар, Җиңүнең нинди зур бәя белән яулануы турында сөйләнде. Тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге, сугыш балаларының ачы язмышы искә алынды. Җиңү хакына гомерен биргәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

- Киләчәк буыннар өстендә күк йөзе һәрчак аяз булсын! Йөрәкләребез Ватан белән бергә типсен, ә балаларыбыз һәм оныкларыбыз халкыбызның ныклыгын онытмыйча, геройларыбызның батырлыклары белән горурланып яшәсеннәр, – дип сөйли мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев