Авылның көче – аның кешеләре. Ә батырларын онытмаган авылның киләчәге дә нык була. Татар Танае авылында инде икенче ел рәттән үткәрелүче футбол турниры – моның ачык дәлиле. Бу спорт бәйрәме генә түгел, ул – ил өчен гомерләрен биргән авылдашларыбызны искә алу, аларның исемнәрен киләчәк буыннар күңеленә сеңдерү чарасы.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Бүгенге көн вакыйгалары беркемне дә битараф калдырмый. Махсус хәрби операция күп гаиләләргә авыр хәсрәт алып килде. Кызганычка, бу кайгы Татар Танае авылын да читләп узмады. Авылыбызның ике батыр улы Илнур Мөхәммәтов һәм Айнур Шәмәрданов туган якларына мәңгелеккә кайтты. Аларның вакытсыз өзелгән гомерләре – туганнары өчен генә түгел, бөтен авыл өчен зур югалту. Әмма батырлар үлми – алар халык хәтерендә яши.
Нәкъ менә шушы изге максат белән мәктәп ишегалдындагы футбол мәйданчыгында батыр авылдашларыбыз истәлегенә багышланган турнир уздырылды. Иртәдән үк мәйдан гөрләп торды. Бер якта самоварда хуш исле чәй кайнады, икенче якта казанда пылау пеште. Балаларның шат авазлары, җанатарларның көчле алкышлары, спорт дәрте – барысы да бу көнгә аерым бер җылылык өстәде. Күпләр: «Сабантуй рухы кире кайткан кебек», – дип тә әйтте.
Бәйрәмне иң элек балалар башлап җибәрде. Ике малайлар һәм ике кызлар командасы яшел мәйданда көч сынашты. Аларның һәр туп өчен көрәшүе, җиңәргә омтылышы һәм бер-берсенә ярдәм итүе тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
Аннары инде төп көрәш ир-егетләр арасында башланды. Турнирда сигез команда катнашты. Һәр уен киеренке көрәш, матур комбинацияләр һәм чын спорт рухы белән үрелеп барды. Көн ахырында җиңүчеләр билгеле булды:
I урын – Норлат командасы;
II урын – Мулла Иле;
III урын – Күгеш.
Шулай ук Татар Танае, Мамадыш-Әкил, Бакырчы, Юынчы һәм Ачасыр командалары да матур уен күрсәтеп, тамашачыларның хөрмәтен яулады.
Чараның дәрәҗәсе дә югары булды. Батырларны искә алу һәм спортчыларга теләктәшлек белдерү өчен мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында «Рубин» футбол клубы директоры вазифаларын башкаручы Рөстәм Ядкәр улы Шакиров, Россиянең ике тапкыр чемпионы, «Рубин» клубының элеккеге уенчысы, УЕФА Чемпионнар лигасы катнашучысы Евгений Баляйкин, Ачык һәвәскәрләр футбол лигасы җитәкчесе Надир Мамедов, Россия футбол берлегенең төбәк методисты Ранис Закиров (Татар Танае авылы егете) һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары бар иде.
Мондый зур чара үзеннән-үзе генә килеп чыкмый. Аны оештыру өчен бихисап хезмәт, вакыт һәм көч кирәк. Турнирны үткәрүдә авылның актив яшьләре – Раниль Уразов, Илгиз Садыйков, Илмир Гыйбадуллин, Инсаф Солтангулов, Адель Гадиев, Дамир Гыйбадуллин, Рәмис Уразов, Ирек Зәйнуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин зур тырышлык куйды. Аларга авыл халкының рәхмәте чиксез.
Бүләкләү тантанасы, исә, күпләрнең күңеленә үтеп керде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм батырларча һәлак булган авылдашларыбызның балаларына истәлекле футбол туплары тапшырылды. Нәниләргә сувенирлар өләшенде, ә өлкәннәр өчен әзерләнгән бүләкләрне «Беренчеләр хәрәкәте» кызлары тапшырды.
Чараның иң дулкынландыргыч һәм йөрәкләрне тетрәндерүче мизгеле – батырларыбызның әти-әниләренә хөрмәт күрсәтү булды. Күз яшьләрен тыя алмыйча, истәлекле бүләкләрне кабул иткәндә, алар оештыручыларга һәм җыелган халыкка тирән рәхмәтләрен белдерде: «Безнең балаларны онытмыйча, шулай зурлавыгыз өчен Аллаһ Тәгалә сезне үзе зурласын, мең рәхмәт сезгә», – дип, каһарманнарның әти-әниләре яшьләрен сөртте. Бу сүзләр мәйдандагы һәркемнең күңелен тетрәндерде.
Мәктәп директоры Венера Гарипова да үз укучыларын чиксез җылылык һәм горурлык белән искә алды: «Бу егетләр икесе дә минем күз алдымда үсте, икесе дә минем кадерле укучыларым иде. Шук, шаян булсалар да, күңелләре тулы игелек иде аларның, беркайчан да начарлыкка бармадылар. Кылган батырлыклары биниһая, урыннары оҗмах түрләрендә булсын», – диде ул, егетләрнең якты образын күңелендә яңартып.
Кунаклар өчен мул табын да әзерләнгән иде. Бу эштә Гөлнара Хуҗина, Ландыш Уразова, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин, авыл мәхәлләсе һәм яшьләре зур ярдәм күрсәтте. Аларның ихлас хезмәте чарага тагын да ямь өстәде. Спорт бәйрәме күркәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәйданга җыелган халыкның бер өлеше бирелеп китеп кызу уен барышын күзәтсә, икенчеләре кайнар коймаклардан авыз итеп, моңлы көйләргә кушылып җырлады. Бирегә килгән һәркемгә онытылмаслык матур мизгелләр һәм рухи җылылык бүләк иткән үзешчәннәребезгә тамашачыларның рәхмәте чиксез булды.
Бу турнир – спорт ярышы гына түгел. Ул – хәтер дәресе. Ул – бердәмлек билгесе. Ул – батырларыбызның исемнәрен онытмаска дигән ант.
Ил өчен җанын фида кылган авылдашларыбызның урыны җәннәттә булсын. Аларның батырлыгы, туган җиргә тугрылыгы һәм якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Батырларның исеме киләчәктә дә шундый күркәм чаралар аша буыннан-буынга күчеп яшәр.
Нет комментариев