Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае авылы музее тарихка чакыра

Үз төбәгеңнең тарихын өйрәнү өчен музейлар иң яхшы урын булып тора. Биредә без халкыбызның үткәнен генә белеп калмыйбыз, аның бүгенгесен дә күрә алабыз.

Музей экспонатлары — ул гади әйберләр генә түгел. Алар — безгә бүтән бер чордан килеп җиткән кыйммәтле истәлекләр. Экспонатлар коллекциясе безгә шул чор, әйберләрнең хуҗалары турында бик күп кызыклы мәгълүмат сөйли ала.

Музей мохите кешегә күңел тынычлыгы бирә, ә бу үз чиратында кешенең психологик халәтенә бик уңай тәэсир итә.

Музейлар балалар өчен нигә кирәк?

Музейга йөрү балаларда максатчанлык һәм эстетик зәвыкны үстерә. Бу сыйфатларны исә балачакта ук формалаштырырга кирәк.

Балалар белән музейга барганда 2 мөһим кагыйдә:

Вакытны дөрес сайлау: Башта музейда 30 минут чамасы булу җитә, алга таба вакытны әкренләп арттырырга мөмкин.

Кызыксыну уяту: Баланы музейга алып барганчы, күргәзмәнең эчтәлеге белән алдан таныштырып үтү яхшырак. Бу аның кызыксынуын арттырачак.

«Музейларга ешрак килегез, тарихыбызны бергә өйрәник!» — дип чакыра Татар Танае авылы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев