Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Татар сүзе» – туган телгә мәхәббәт бәйгесе»: Мулла Илендә нәфис сүз бәйрәме кечесен дә, олысын да берләштерде

Мулла Иле мәдәният йорты туган телне яратучыларны һәм шигърияткә битараф булмаучыларны районкүләм «Татар сүзе» шигырь укучылар бәйгесенә җыйды.

Илсөя Садыйкова фотолары

Бу чара инде алтынчы тапкыр үткәрелә һәм һәр ел талантлы укучылар, якташлар белән очрашуга ашкынып киләбез.

Бу чара гади бәйге генә түгел, ул телебезгә булган мәхәббәтнең, милләтебезгә хөрмәтнең ачык чагылышы. Өлкәннәр дә, балалар да бер сәхнәдә үзләренең иң яраткан шигырьләрен укып, һәркемгә шатлык өләште.

Бәйгене оештыручы, Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова сүзләре чараның төп фикере булып яңгырады: «Туган телен яратмаган кеше – башкаларның телен яратмый». Бу канатлы сүзләр һәркемнең күңеленә үтеп кергән һәм ана телебезгә карата ихтирамны тагын да арттыргандыр дип ышанасы килә.

– Бәйге татар телен һәм әдәбиятен популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү максатыннан уздырыла, – дип сөйли Рәзинә Сәйфетдинова. – Бәйгедә 6 яшьтән алып 80 яшькә кадәр булган 65 шигырь укучы иҗади яктан көч сынашты. Һәм һәрберсе игътибарга да, мактауга да лаек.  «Татар сүзе» бәйгесе һәр катнашучы өчен иҗади үсеш мәйданы гына түгел, ә туган телгә карата мәхәббәт һәм хөрмәтнең символы.

«Татар халкының классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләре» номинациясендә 6-11 һәм 12-17 яшьлек катнашучылар үз осталыкларын күрсәтте. Шигырь сөйләү читтән караганда гына җиңел кебек. Ләкин аны тыңлаучыга тулысы белән җиткерү өчен сүзнең мәгънәсен аңлау, авазны дөрес әйтү, хисне һәм ритмны тою кирәк. Һәр сүз йөрәккә үтеп керсен өчен, катнашучы бөтен җанын бирергә, сүз белән уйный һәм тыңлаучыны үз дөньясына чумдыра белергә тиеш. Шул вакытта гына шигырь чын мәгънәсендә күңелдә көчле тәэсир калдыра. Дөресен әйтим, бәйгедә төрле әзерлекле балалар катнашты. Кемдер укытучысы мәҗбүр иткәнгә генә сәхнәгә чыкты, ә кемдер бөтен җанын биреп шигърият дөньясына чумды. Һәр чыгыш – үзенчәлекле һәм һәр катнашучы тыңлаучыга үз хис-кичерешләрен җиткерергә тырышты. Шушы ук номинациядә, 18 яшьтән өлкәнрәкләр, чынлап та уйланырга мәҗбүр итте.

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Норлат егете Гадел Газизов Муса Җәлилнең «Соңгы үпкә» шигырен тыңлаучыга бөтен барлыгы белән җиткерде. Аның искиткеч аһәңле тавышы күңел кылларын тибрәтте. «Менә кайда ул талант!» – дип сокландык. Норлатның «Гөрләвек» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Насыйбуллина башкаруында Илсөяр Шиһапованың «Ана» шигырен күз яшьләрсез тыңлау мөмкин түгел иде. Аның тавышы, үз-үзен тотышы – бер сүз белән әйткәндә, чын артистлык үрнәге. Иң өлкән катнашучы – Акъегеттән 79 яшьлек Фирдәүсә Измайлова. Ничә яшьтә булуың мөһим түгел лә, йөрәгең һәрвакыт 18дә булсын! Бу сүзләрнең хаклыгын Фирдәүсә апа раслады. Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәмзия Заһидуллина Резедә Вәлиеваның «Каенана такмаклары»н бик оста сөйләде. Гомумән, мәдәният дөньясында кайнаучылар, сүз дә юк, бер башка өстен. Чөнки алар тумыштан артист. Шуңа да, киләчәктә бәлки аерым бер номинация билгеләргәдер, дип тә киңәшләштек әле жюри әгъзалары белән. Жюри дигәннән, кемгәдер бәя бирүе җиңел түгел. «Үзәкләштерелгән клублар системасы» җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин, «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» җитәкчесе Светлана Ульданова-Баязитова һәм мин – балларны гадел куярга тырыштык.

«Үз иҗатым» номинациясендә катнашучылар үз шигырьләрен тәкъдим итсә, «Татар шагыйре, педагог, публицист Равил Сәйфетдинов иҗаты» номинациясендә күренекле якташыбызның иҗатын тыңлап ләззәтләндек.

Рәзинә Сәйфетдинова Әнүзә Нигъмәтуллина-Гыйззәтуллинаның «Балам, кояш кызы» шигырен тәкъдим итте. Зал тын да алмый тыңлады. Юк, ул конкурсант буларак түгел, ә шигырьне ничек сөйләргә кирәклегенә үрнәк күрсәтүче остаз буларак чыгыш ясады. Һәр сүзен йөрәге аша тамашачы күңеленә җиткерде. Афәрин!

Бәйге тәмам, әмма монда җиңелүчеләр юк. Сәхнәгә чыгып, башкалар алдында осталыгыңны күрсәтү – үзе үк зур кыюлык. Җиңү дипломнар белән генә үлчәнми, ул сүзгә булган мәхәббәттә һәм ихласлыкта.Туган телебез яшәсен, үссен, буыннан-буынга күчә барсын! Аның моңы, аһәңе күңелләрдә мәңге сүнмәсен. 

ФОТОРЕПОРТАЖ

«Татар сүзе» бәйгесендә 1нче урынга лаеклылар белән таныш булыгыз:

  • Сабина Батыршина, Акъегет мәктәбе;
  • Нәфисә Закирова, Норлат мәктәбе;
  • Гадел Газизов, Норлат;
  • Гөлназ Насыйбуллина, Норлат;
  • Рәмзия Низамиева, Күгеш;
  • Алисә Сафина, Күгеш мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев