Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Наратлысында «Сугыш чоры балалары» истәлек такталары һәм Дан аллеясы ачылды

9 Май – Җиңү көнендә Татар Наратлысы авылында истәлекле һәм дулкынландыргыч вакыйга булды. Биредә Бөек Ватан сугышы елларында балачаклары өзелгән буын хөрмәтенә «Сугыш чоры балалары» мемориаль такталары һәм авылдашларның батырлыгына багышланган Дан аллеясы ачылды.

1418 көн һәм төн дәвам иткән сугыш һәр гаиләгә кагылды. Ир-егетләр фронтка киткәч, авылларда бөтен авырлык хатын-кызлар, картлар һәм балалар җилкәсенә төшә. Басуда да, фермада да, заводлардада балалар олылар белән беррәттән хезмәт куя. Алар ачлыкны да, ялангачлыкны да күрә, әмма сынмый. Җиңүгә ышанычын югалтмый. Кечкенәдән үк тормыш йөген тартып, энекәш-сеңелләрен карый, ачлык-ялангачлык кичерә.

Авылыбызда да сугыш чоры балаларының авыр язмышын онытмаска, алар хөрмәтенә истәлек такталары куярга дигән карар кабул ителде. Әлеге тантаналы мизгел – бүгенге тыныч тормыш өчен үз гомерләрен, сәламәтлекләрен кызганмаган әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны искә алу, аларга хөрмәт белдерү.

Җиңү көне – һәркем өчен кадерле һәм изге бәйрәм. Әмма беркем дә, һичкайчан, бәхетле тормышның нинди зур корбаннар бәрабәренә яулануын онытырга тиеш түгел. Вакытның үз хәтере бар, ул – тарих. Шуңа күрә дөнья кешелекне тетрәткән фаҗигаләрне, шул исәптән канкойгыч сугышларны да онытмый.

Әлеге аллеяда Әфганстан, Чечня, Чернобыль вакыйгалары һәм махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларның исемнәре мәңгеләштерелде. Алар арасында Әфганстанда хезмәт иткән Илһам Әхмәтов, Илсур Гыйльманов, Рафик Лотфуллин, Илшат Зәйнуллин, Рамил Морзаханов, Айрат Хантимеров; Чечня хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан Сәмигулла Сөләйманов; Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашкан Тәлгать Әхмәтҗанов; махсус хәрби операциядә катнашучы Рәиф Лотфуллин бар.

Әлеге истәлек урыннары – буыннарны тоташтыручы рухи күпер, тынычлыкның кадерен белергә чакыручы символ. «Сугыш чоры балалары»на куелган һәйкәл – Бөек Ватан сугышы афәтен үз җилкәсендә күтәргән балаларга, тыл хезмәтчәннәренә күрсәтелгән хөрмәт билгесе ул.

Тантаналы чара концерт белән башланды. Мәдәни программаны Карашәм клубы мөдире Фәния ханым Гайфуллина әзерләгән. Авыл халкы һәм кунаклар алдында Татар Наратлысы мәчете имамы Рәхимулла Гайнуллин чыгыш ясап, бәйрәм белән котлады һәм дога кылды. Шулай ук, Илсур Касыймов, элеккеге җитәкчеләр, Казан университеты профессоры Диләрә Усманова, авыл халкы исеменнән мин һәм башкалар чыгыш ясады. Алар бу истәлек такталарының яшь буын өчен әһәмиятен билгеләп үтте. Чарада Рәшит Хөснетдинов та әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашкан авылдашларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәмдә катнашкан «сугыш чоры балалары» да игътибарсыз калмады – күчтәнәчләр һәм җылы теләкләр юлланды. Рәшит Гарифи улы киләчәктә дә авылның мәдәни тормышын үстерү юнәлешендә эш алып барырга ниятләвен әйтеп үтте. Тантанада шигырьләр яңгырады, скрипка моңы бәйрәмгә аерым бер җылылык өстәде. Оештыручылар адресына бик күп рәхмәт һәм изге теләкләр әйтелде.

Мемориаль такталарны кую һәм Дан аллеясын булдыру өчен акча авыл халкы көче белән җыелды. Бу эштә күпләр үз өлешен кертте: кемдер төзелештә ярдәм итте, кемдер техника белән булышты, кемдер табын әзерләде. Тимер конструкцияләрне ясауда Айрат Зәйнуллин һәм Рөстәм Касыймов булышты. Ә истәлек такталарын урнаштыруда Азат Хантимеров, Илдар Касыймов, Радик Касыймов, Рафил Фәхретдинов, Азат Әхмәтов, Илнур Әхмәтҗанов, Ринат Бикмуллин һәм башкалар катнашты. Эшләрне оештыруда Линар Бикмуллин зур көч куйды.

Истәлек такталарын ачу хөрмәтенә авыл халкы тарафыннан корбан чалынды һәм мәчеттә уртак сый мәҗлесе оештырылды. Табын мул итеп әзерләнгән иде. Бәйрәм табынының төп ризыгы исә хуш исле сарык шулпасы һәм пылау булды. Шулпаны авыл бәйрәмнәрендә гел оста итеп пешерүче Радик Касыймов әзерләде. Пылау, исә, үз эшенең чын остасы Альберт Лотфуллинга йөкләнде. Кунаклар сый-хөрмәттән бик канәгать калды. Табын әзерләүдә һәм кунакларны каршы алуда көч куйган Румия Сәгъдиева, Нурия Гайнуллина, Рәшидә Гурьянова, Динара Вәлиуллина, Нәзимә Касыймова, Зөһрә Хантимерова һәм аның кызы Ләйсән исемнәрен әйтми мөмкин түгел.

Әлеге проектның инициаторлары – Рәшит Хөснетдинов һәм мин идем. Без шәһәрдә яшәсәк тә, туган авылыбызны онытмыйбыз, аның киләчәге өчен чын күңелдән янып йөрибез.

Чыннан да, мондый чаралар кешеләрне берләштерә, тарихны сакларга өйрәтә, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли. Татар Наратлысында ачылган әлеге истәлек такталары һәм Дан аллеясы – үткәнгә хөрмәт, киләчәккә васыять булып калачак.

Рәшидә Гурьянова.

Татар Наратлысы – Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев