Татар Исламы авылында күркәм традицияләрне дәвам итеп, Корбан ашы үткәрелде.
Мәҗлесне авыл активисты Лилия Әхсәнова оештырды, ә аны әзерләүдә авыл халкы зур ярдәм күрсәтте.
Корбан ашы мәчет янындагы күл буенда узды. Бирегә авыл кешеләре генә түгел, ерак-арадан килгән кунаклар да җыелды. Чара барышында авылдашлар аралашты, хәл-әхвәл белеште, бергәләп догалар кылды.
Өч зур казанда корбан итеннән хуш исле шулпа пешерелде. Табыннар мул булды, ә җылы очрашу һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.
Корбан ашы авыл халкын берләштергән, күңелләрне якынайткан матур бәйрәмгә әверелде.
Нет комментариев