Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Татар авылы» музей-этнопаркында күңелләрне җылыткан очрашу узды

Яшел Үзән районының Исак авылында урнашкан ачык һавадагы «Татар авылы» этнографик музей-этнопаркында «Милли традицияләр дөньясына сәяхәт» проекты кысаларында хәйрия программасы үткәрелде. Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелгән гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Бу көнне музей махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең, батырларча һәлак булган каһарманнарның гаилә әгъзаларын, ветераннарны һәм СВО волонтерларын кунак итте. Кунакларны ишек төбеннән үк гармун моңы, милли җырлар һәм дәртле биюләр белән ихлас каршы алдылар. Җылы мохит һәркемнең күңеленә үтеп керде.

Музейга нигез салучы Миңнедамир Камалетдинов кунаклар өчен музей биләмәсе буенча эчтәлекле экскурсия үткәрде. Ул татар халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм мәдәни мирасы белән таныштырып, һәр экспонатның үз тарихын сөйләде.

Аннары кунаклар татарның утын ягулы мичендә кыстыбый пешерү серләренә төшенде. Җәйге киң террасада милли ризык әзерләп, хуш исле үләннәр һәм җиләк-җимешләр кушылган чәй белән сыйландылар. Мондый мизгелләр һәркемгә балачак хатирәләрен яңартты, күңелләргә җылылык өстәде.

Программа музейның зоопочмагында дәвам итте. Балалар да, өлкәннәр дә күпсанлы йорт хайваннары белән аралашып, рәхәтләнеп вакыт үткәрде. Әлеге очрашу кунакларга онытылмас тәэсирләр, күтәренке кәеф һәм милли традицияләребезгә тагын да ныграк якынаю мөмкинлеге бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев