Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Су буенда хәвефсезлек: Мулла Иле мәдәният йорты каршында балалар белән танып-белү чарасы узды

Җәй көне елга-күл буйларында ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бармы икән?! Бу организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда кеше гомерләре өзелә.

Бәхетсезлеккә юл куймас өчен, Мулла Иле мәдәният йорты каршында балалар белән танып-белү чарасы узды. Мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова хәбәр иткәнчә, нәниләр суда үз-үзләрен дөрес тоту, йөзү һәм кызыну кагыйдәләрен өйрәнделәр.

Хөрмәтле әти-әниләр! Бу мөһим кагыйдәләрне балаларыгызга да аңлатыгыз:

  • Балаларны сулыклар янында караучысыз калдырмагыз.
  • Таныш булмаган һәм пычрак сулыкларда коенмагыз.
  • Базлар булган һәм чишмә чыккан урыннардан сакланыгыз.
  • Суда шау-шулы, хәвефле уеннар оештырмагыз.
  • Иртән яисә кичке якта коеныгыз — бу эссе сугудан саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев