Соңга кала күрмәгез, җәмәгать
Әле җиләк җыярга иртә, бу көннән кызармагандыр, дип тынычлап «вакытын» көтеп утыручылар өчен урнаштырабыз бу мәгълүматны.
Чәчәк Гарифуллинаның фото һәм видеоларын карагыз да, иртәгәдән дә калмый барыгыз каен җиләгенә, юкса, соңга калуыгыз бар.
- «Айдарда каен җиләге өлгерә башлады. Беренчеләрен барып җыйдык... Ни кызганыч, соңгы 4-5 елда Красный Восток»ның люцерна басуына (Бакырчы җирлегенә карый торган урман буе басулары) бөтен авылыбыз белән менеп җыя торган җирләребездә быел көнбагыш утыртканнар... Анда галәмәт күп иде каен җиләге...», ди Чәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев