Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Сөмбелә апаның эше юк аның», – диючеләргә җавап (укучы хаты)

Әссәламүгаләйкүм, кызлар! Бу турыда язасым килеп йөри иде, языйм әле. Без ыгы-зыгылы заманда яшибез. Дөньяда бер көн эчендә дә ниләр генә булып бетми. Һәлакәтләр, сугышлар, үлем... Шул ук вакытта яңа өйләнешүчеләр дә бар, балалар да туа, тормыш дәвам итә…

Фото: редакция архивыннан

Кемдер күбрәк акча эшләү хәстәренә керешә, кемдер соңгы көннәрен яши, ни кызганыч, авыру белән көрәшүчеләр дә күп... Кемдер башкаларны коткарып, һәлак була. Ә кайберәүләр чит илдә ял итә... Без төрлечә яшибез, төрле язмышлар, төрлебездә төрлечә…

Пенсионерлар да, бер ханым әйтмешли, үлем көтеп утырмый, тормышлары дәвам итә: кайсыберәүләр эшли, кемдер онык караша, кул эшенә мөкиббәннәр дә юк түгел, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләр дә бихисап... Кыскасы, йөрәге ни куша, шуны эшли инде.

Мин менә язарга вакыт табып, каләм чарлыйм. «Сөмбелә апаның эше юк аның», – диючеләр дә бар. «Ничек шул - кадәр зур язмалар язып өлгерәсең, молодец», – дигәннәр дә очрый. «Рәхмәт, рәхәтләнеп укыйбыз», – дип әйтүчеләр күбрәк тә әле. Менә шулар өчен язам.

Мин бөтен эшемә вакытны кичтән үк ниятләп куям да... шуны иртән Аллаһтан тормышка ашыруын сорыйм. Гомер буе шулай... Сарайда терлекләр, кош-кортлар күп булу өстенә, мәктәптә эшләүне дә кертеп, өч бала үстергәндә дә яздым, 70 сутый бәрәңге утыртып, совхоз чөгендерен өчәр кат утаганда да, кырыкмаса кырык эшем булганда да иҗат итүемне ташламадым. Планнар төзелгән, дәфтәрләр даими тикшерелгән, ял көне базарда сөт ризыклары сатылган, кешедән алда отчетларым бирелгән була иде. Эшләп чыныккач, тырыш булдык, шөкер. Балалар мөстәкыйль иде, чөнки иркәләмәдек, мәктәптә дә, ник өчесенең берсе яныма килеп карасын…

Шөкер, тырышып укыдылар, дәресемә әзерләнделәр, укытучыларның барысын хөрмәт иттеләр, бернинди авырлык китермәделәр, тәртипле булдылар. Алар – безнең йөз аклыгы, күзләр тимәсен! Әәмиин!

Әйбәт килен, кияүләрне Аллаһтан сорап алдык. Менә газетада язылган 100 яшьлек матур, үрнәк Зөлхия әбинең оныгы Ләйсән – безнең яраткан, уңган киленебез инде. Зөлхия кодагый әбинең, ни кызганыч, безгә кода булырга тиешле улы Илфат иртә үлгән. Мин Зөлхия әбине беренче күрүдә үк бик яраттым. Менә шундый ягымлы әбиләр минем өчен яшәү үрнәге булып тора инде. Ул бөтен кешегә хәер-хаклы. Хәлен белүче артист Рәшит Сабировны да бик яратып, мактап сөйли. Рәшитне дә мин яшьтән үк, университеттагы безнең төркемдәге бер кызны ошатып йөргән чагыннан ук беләм. Бергә имтиханнар биреп, бер үк укытучыларда белем алдык. Бер Мөхәммәд Мәһдиевне искә генә алу да күп нәрсә турында сөйли. Рәшит – туры сүзле, шаян, тырыш, тәрбияле, әнисен шулкадәр яратып караган, бик үрнәк алырлык, хөрмәтле замандашыбыз. Аның бары уңай сыйфатларын гына саный алам. Газетада мәкаләләрен күбрәк күрсәк иде, бик матур яза. Районын, авылын, авылдашларын, күршеләрен яратучы кешене һәрь яклап хөрмәт итәбез. Сәламәт булып, озак яшәсен, концертларда да матур чыгышлары булып торсын! Әәмиин!

Яшь вакытта, менә үземнең күрше авылдагы мәктәптәге укытучыларны тыңлап, 19 яшемдә педучилище бетергәч, мәктәптә директорлык эшенә җигелеп карыйсы булган. Ул вакытта мин яшьлегем белән мәктәп директоры булу – ир-егетләр генә эшләргә тиеш дип аңлый идем. Аннан үз районыңда стеналар да ярдәм итәр иде. РОНОда да күбесе минем укытучылар методист иде, хәтта мин укыганда торган әбинең кызы да шунда методист булып эшләде. Акыл булмый шул яшь чагында. Катырак таләп итмәгәннәр инде. Әлеге акыл булмагач соң... Хәзер мәктәп тулы директор хатын-кызлар... Ничек идарә итүләрен әйтмим, белгәннәр болай да белә. Төрлесе бар…

Пенсионер барысын да булдыра: җыештыра, пешерә, чистарта, кул эшен эшли, укый. Кемдер телевизор карый, кемдер оныгын. Берәүнең дә эшен читләр килеп башкармый. Берәү дә бушка яшелчә, ит, сөт кертеп бирми... Пенсионер да рассада үстерә, кар көри, тарата. Җиләк, гөмбә җыя, кәбестә тозлый, менә «Яшел Үзән» кызлары куйган рецептларны пешереп, салатларын да ясап карый. Диндәгеләр намазын укый, кемдер минем кебек шәкертләр укыта. Остаз шәкертләрдән күбрәк белергә тиеш. Аның өчен үзе өстәмә белем туплый, конспект яза. Болар барысы да вакыт сорый. Остазларның һәрберсенә сәгать ярым вакыт бүлеп, берничә төркем өйрәтүчеләре дә була. Онлайн укучылары да бар. Әле ул шәкертләрнең гаеп табучы, рәхмәтсезләре дә очрый. Бер Аллаһ белә, дип, юанасың инде.

Ярый арабызда рәхмәтлеләр дә бар, шулар хакына барына түзелә. Ошатмаучыларга Казанда, Яшел Үзәндә, күрше авылларда белем алырга мөмкинлекләр бар! Хәзер ялкауланмаска гына кирәк, әлхәмдулилЛәһ, бөтен теләккә ирешеп була.

Уңышлар теләп, Сөмбелә апагыз Абдуллина. Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев