Авылыбыз кечкенә, мәчеткә йөрүчеләр аз булса да, сәдакасын биреп торучылар бар, шөкер.
Аллаһының ризалыгы өчен. Биргән сәдакаларыгыз кабуллардан булса иде. Сәдака нәрсәгә тотыла соң? Мондый сорау бирелергә тиеш, әлбәттә. Ә аны тотучылар ачыктан-ачык күрсәтеп барсалар, дөрес була.
Мәчеткә килгән сәдакалар иң беренче чиратта мәчетне тотуга юнәлдерелә. Мәчет-музей комплексын тәртиптә тоту, хуҗалык блогы төзелеше, мәчетнең нигезен ныгыту, брусчатка җәю - болар соңгы елда башкарылган эшләр. Быел план буенча мәчет һәм музей буралары ике тапкыр лак-буяу белән капланырга тиеш. Менә шушы көннәрдә ишек алдында үсә торган үләннәрне чабу өчен 25600 сумга (запас частьләре белән) чапкыч алынды. Тиздән музей-комплекска туристлар килә башлар, барысын да тәртиптә тоту мәслихәт.
Нет комментариев