Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авылында Шахмат турниры узды

Шахмат – зирәклекне, логик фикерләүне, хәтерне һәм сабырлыкны үстерүче иң борынгы уеннарның берсе. Әлеге бәйрәм уңаеннан Бакырчы авылы мәдәният йортында балалар арасында шахмат һәм шашка буенча мавыктыргыч ярышлар үткәрелде.

Катнашучылар яшь төркемнәре буенча көч сынашты. Шахматта җиңүчеләр:
Югары сыйныфлар: I урын – Бикмуллин Әмирхан, II урын – Шәйхетдинова Әминә.
Кечкенәләр: I урын – Мөхетдинов Әнвәр, II урын – Нурлыгаянова Сөмбел.

Шашка ярышлары аеруча кызу барды. Җиңүчеләр арасында:
 Югары сыйныфлар: I урын – Фәйзрахманова Хәзинә һәм Сәлахиева Зәринә, II урын – Шәйхетдинова Әминә, III урын – Бикмуллина Әминә һәм Зәлия Мостафина.
Кечкенәләр: I урын – Сәгыев Кәрим, II урын – Мөхетдинов Әнвәр һәм Борһанова Кадрия, III урын – Бикмуллина Зәйнәп һәм Шәйхетдинова Диләрә.

Барлык катнашучылар да Әлфия Бахтиярова әзерләгән күчтәнәчләр белән бүләкләнде. Балаларга актив катнашулары өчен, ә Әлфия апага игелекле ярдәме һәм бүләкләре өчен зур рәхмәт!

Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар телибез! 

Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев